Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Дәрвишләр бистәсендә Казанның 6 нчы поликлиникасы филиалы төзелә. Дүрт катлы бина 6,4 мең кв.м мәйданны биләп тора. Эшләрне 1 июньдә тәмамларга планлаштырыла. Шуннан соң учреждениегә медицина җиһазлары китереләчәк.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин эш барышын тикшерделәр. "Яңа поликлиника – Дәрвишләр халкы өчен күптән көтелгән объект. 11,5 мең кешегә моңа кадәр ата-аналарга да, балаларга да, безгә дә ошамаган шартларда хезмәт күрсәтелгән. Тиздән объектны файдалануга тапшырачакбыз", - дип билгеләп үтте мэр.

Яңа медицина учреждениесенең беренче катында кабул итү бүлмәсе, гардероб, уңайлы көтү зоналары һәм кафе, инфекция блогы, лаборатория, травмпункт һәм рентген кабинеты урнашачак.

Икенче катта педиатрлар кабинетлары. 11 педиатрия участогы эшләячәк.

Өченче катта - көндезге стационар, тар профильле табиблар кабинетлары, тоз бүлмәсе, ДФК кабинеты һәм физиотерапия кабинеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International