Яшел Үзән районының Бәчек авылында агач бина урынына заманча модульле ФАП булачак

2023 елның 12 мае, җомга

Яшел Үзән районының Бәчек авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куелган.

Подряд оешмалары хезмәткәрләре мәйданчык әзерләгәннәр, модульләр алып килгәннәр һәм бер көн эчендә бинаны җыйганнар.

Тиздән бинаның эчке бизәлеше һәм инженерлык коммуникацияләрен тоташтыру башланачак.

ФАПка Бәчек авылы беркетелгән, 110 кеше, аларның күпчелеге пенсионерлар.

Медицина ярдәмен аларга ФАП мөдире Гүзәл Курбангалиева күрсәтә.

Иске ФАП агач бинада урнашкан, җылылык бар, ә менә канализация һәм су юк: аны күршеләрдән алырга яки чишмәдән алып килергә туры килә.

Модульле ФАП сәламәтлек саклау милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International