12 майда бөтен дөньяда Шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.
Яшел Үзән РҮХ структур бүлекчәләренең өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» бәйрәм флешмобын үткәрделәр.
1999 елдан Халыкара шәфкать туташлары советы эмблемасы булып "Ак йөрәк"символы тора. Шәфкать туташы көне инде берничә дистә ел дәвамында Ак йөрәк белән бәйле. Бу үз эшенә һәм пациентларга тугрылык, үз һөнәренә тугрылык символы. Ак йөрәк бөтен дөньядагы шәфкать туташларын берләштерүче символ.
Бу көнне шәфкать туташларын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, аларның хезмәтләре, кайгыртулары, аңлаулары, белемнәре, сизгерлеге һәм кешелеклелеге өчен рәхмәт белдерәбез.
Нык сәламәтлек һәм чиксез бәхет телибез!