11 майда Түбән Кама медицина көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча IX милли чемпионатның «Массажист» компетенциясендә «Абилимпикс-2023» Региональ этабы узды.
Абилимпикс халыкара хәрәкәт, аның төп эшчәнлеге инвалидлар өчен һөнәри ориентация һәм эшкә урнашуда ярдәм итү максатыннан һөнәри осталык конкурслары үткәрү.
Быел беренче тапкыр ярышларда Түбән Кама шәһәренең «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнү 26 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» 14-16 яшьлек укучылары катнашты.
.jpg)