Казанда һөнәри осталык конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы шәфкать туташларын, фельдшерларны һәм фармацевтларны бүләкләделәр

2023 елның 12 мае, җомга

Бүген, Халыкара шәфкать туташы көнендә, «Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне хөрмәтләү Казанда, Габдулла Кариев исемендәге театрда узды. Конкурста республиканың 52 медицина 9 фармацевтика оешмасыннан 89 белгеч катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International