Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең урта медицина хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узган җомгада Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. Бәйрәм Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган иде.
Бәйрәм кунаклары булып хастаханә хезмәткәрләре, шулай ук Казан медицина көллияте вәкилләре булды. Мәдәни үзәк фойесында барлык чакырылганнарны 2022 елда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе шәфкать туташлары хезмәте нәтиҗәләре турында плакатлар һәм мәгълүмати стендлар күргәзмәсе оештырылды.