Аксубай районында 4 фельдшер – акушерлык пункты биналары капиталь ремонтлана. Беловка, Кисы, Түбән Баланда һәм Яңа Дума авылларындагы ФАПларда яңартулар «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.