Артериаль гипертония: Мамадыш районында яшәүчеләрнең 15 проценты әлеге патология белән исәптә тора

2023 елның 16 мае, сишәмбе

"Мамадыш РҮХ" ДАССУ статистика мәгълүматлары буенча, 2021 ел ахырында артериаль гипертония белән диспансер исәбендә 5737 пациент, ә 2022 ел ахырында бу диагноз белән авыручылар саны 6049 булган.

Артериаль гипертонияне 140/90 мм рт.б. һәм югарырак  артериаль басым дәрәҗәсендә диагностикалыйлар. Күтәрелгән артериаль басым өйдә яки медицина учреждениесендә кан басымын үлчәп җиңел ачыклана һәм яхшы дәвалана.

Гипертонияне, башка хроник йогышлы булмаган авыруларны кебек, дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Шуңа күрә гипертонияне профилактикалау бик мөһим.

Әгәр дә сезнең кан басымыгыз күтәрелсә яки гипертония куркынычы зур булса:

  •  Көн саен, иртән һәм кич, басымны үлчәгез һәм күрсәткечләрне кан басымын контрольдә тоту көндәлегенә языгыз. Бу көндәлекне үзегез белән табибка алып килергә онытмагыз.
  •  Тозны тәүлегенә 5 граммга кадәр һәм аннан да азрак куллануны чикләгез.
  •  Көн саен 400 грамм яшелчә һәм җимеш ашагыз, аеруча калий һәм магнийга бай: кишер, кабак, чөгендер, торма, борыч, кәбестә, кыяр, авокадога өстенлек бирегез. Бу микроэлементлар петрушка һәм шпинатта аеруча күп. Шулай ук организмны магний һәм калий белән алма, банан, киви, карбыз, карлыган, чия тулыландырачак.
  • Ит майсыз булырга тиеш: сыер ите, бозау ите, тавык ите, куян ите. Гипертониклар өчен майсыз диңгез балыгы яраклы.
  • Артык авырлык булса, тән авырлыгын киметергә тырышыгыз. Тән авырлыгының кимүе шулай ук кан басымының кимүен тәэмин итә.
  • Физик активлыкны арттырыгыз.
  • Тәмәке тартудан, спиртлы эчемлекләрдән һәм кофеинлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.
  • Йокы һәм ял итү режимын саклау бик мөһим. Олы кешегә тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга киңәш ителә.

Кан басымын киметү өчена табиб тәкъдим иткән даруларны регуляр рәвештә эчегез, кулланыгыз.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2021 елда үткәрелгән тикшеренү мәгълүматлары буенча, соңгы 30 елда дөньяда 30-79 яшьлек өлкәннәр арасында гипертониклар саны 650 миллионнан 1,28 миллионга кадәр арткан. Бу кешеләрнең яртысы диярлек үзләрендә бу авыру барлыгын белмәгән, чөнки гипертония озак вакыт симптомнарсыз уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International