Алабуга үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген ремонтлау эшләре бара. Ремонт эшләре агымдагы елның 4 февралендә башланды. Бүгенгә бинаның беренче һәм икенче катларында штукатурка сугып төшерелде, пластик тәрәзәләр урнаштырылды, - диде хастаханәнең хуҗалык өлеше буенча баш табиб урынбасары Виктор Плаксин.
Хәзерге вакытта объектта эшчеләр түбә яба, фасадны җылыт эшләренә керешергә әзерләнә. Бина эчендә электр монтажлау эшләре алып барыла. Түбә ремонтланганнан соң эшчеләр инженерлык коммуникацияләрен алыштыруга һәм стеналарның эчке бизәлешенә керешәчәк.
Белешмә өчен. Алабуга үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасы 1975 елда төзелгән. Ачылу көненнән алып ярты гасырга якын вакыт эчендә биредә бары тик бер тапкыр гына өлешчә капиталь ремонт үткәрелгән: 2004 елда. Бөтен йогышлы авырулар бүлеген капиталь ремонтлауга һәм аны яңа медицина җиһазлары белән җиһазландыруга 46 млн.сум акча салынган. Акча республика казнасыннан бүлеп бирелә.
Капиталь ремонтлау 2023 елның сентябрь башында тәмамлау планлаштырыла.