Хәзерге вакытта Алабуга үзәк район хастаханәсе поликлиникасы бинасында ремонт эшләре бара. Аерым алганда, бинаның тышкы кыяфәте үзгәртелә. Фасадны яңарту быел апрель аенда башланды. Ремонт эшләре бинаны янгын куркынычсызлыгы материалы белән җылытуны һәм поликлиниканы композит панельләр белән тышлауны үз эченә ала. Моннан тыш, подряд оешмасы җитәкчелеге сүзләренчә, иске ишекләр бинаның бөтен периметры буенча яңаларына алыштырылачак. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.
Поликлиника фасадын яңарту буенча эшләр 2023 елның июлендә тәмамланачак.