Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталендә стационарны өлешчә капиталь ремонтлау эшләре башланды.
Стационарда реанимация бүлеге ремонтланачак һәм җиһазландырылачак, тәрәзәләрне алыштыру, санузелларны яңарту, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла.
Киртәсез мохит булдыру кысаларында стационарның беренче катында пандусны ремонтлау буенча эшләр башкарылачак.
Элегрәк, 2020 елга стационарларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында госпитальдә дәвалау корпусының 1 нче катында урнашкан азык-төлек блогын, подвалда урнашкан кер юу бүлмәсен һәм аерым торган дезинфекция бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган иде.