Казанда ВИЧ тестны бушлай тапшырырга мөмкин булачак

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

18 һәм 19 майда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
Тест-мобильләр 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшләячәк:

18 май - Горький исемендәге Казан паркында, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында
19 май –Казанда Пушкин урамы, 11


«Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә» проекты Президент грантлары фонды акчасына "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International