Бу авыру, аның симптомнары, профилактикасы турында без Тәтеш РҮХнең ашыгыч ярдәм фельдшеры Руслан Сәфәров белән сөйләштек.
Артериаль басым һәм артериаль гипертония нәрсә ул?
Кан басымы, гади сүзләр белән әйткәндә, артерияләрдә кан әйләнеше өчен кирәкле көч. Гипертония - кан басымының артык күтәрелеү.
Руслан Валерьевич, нинди басым нормаль санала?
Басым ике күрсәткеч белән үлчәнә :
беренче систолик-йөрәк мускулы кысылган вакытта артерияләргә басым, халыкта аны "өске"дип атыйлар;
икенче диастолик бу кан тамырларындагы басым тыныч хәлдә, "түбән".
Бөер яки йөрәк басымы юк.
Норманың иң югары күрсәткечләре булып - 140/80 мм. рт. б. басымы санала.
Өч-дүрт көн дәвамында бу күрсәткечләрнең артуы гипертония дип саналырга мөмкин.
Ашыгыч ярдәмне кайчан чакырырга кирәк?
Басымның 180/100 мм. рт. б. югарырак күтәрелүе медицина ярдәме таләп итә.
Ләкин, шулай ук, аерым үзенчәлекләр бар, шуңа күрә бераз күтәрелсә дә, ләкин әгәр күкрәк авыртуы, кусу, күңел болгану, борын кан китү булса, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Барлык кәрәзле челтәр операторлары өчен бердәм номер 103.
Табиб билгеләгән препаратларны гына алыгыз!
Экспериментлар ясарга кирәкми.
Басымны күтәрелүгә зарланып ашыгыч ярдәм еш чакырыламы?
Кызганычка, артериаль гипертония белән бәйле чакырулар беренче урында тора, 25тән 40ка кадәр %
Риск факторлары нинди?
Төп куркыныч факторларга түбәндәгеләр керә:
- ашау рационы тозны артык куллану, артык майлы ризык , фастфуд һәм трансмайлар куллану
- гиподинамия, физик активлык җитмәү
- симерү
- тәмәке һәм алкоголь куллану.
Шулай ук кешедән бәйсез булган төп фактор - нәселдәнлек.
Гипертониянең беренче билгеләре нинди?
Гипертония башта ул еш кына симптомсыз уза, күпләр үз хәлләрен белми дә. Шуңа күрә кан басымы дәрәҗәсен вакыт-вакыт үлчәү бик мөһим, бигрәк тә сезне берәр нәрсә борчый икән.
Баш әйләнү, баш авырту, бигрәк тә иртән, колакларда тавыш, мускулларда даими киеренкелек хисе.
Гипертония нинди кыенлыклар тудырырга мөмкин?
Гипертонияне дәваламасаң, ул йөрәккә зыян китерә, эластичность бозыла һәм йөрәк мускулына кан агымы кими. Куркыныч өзлегүләр - инфаркт, инсульт, стенокардия, йөрәк ритмы бозылу, бөер җитешсезлеге.
Шуңа күрә кан басымын контрольдә тоту, кирәк булганда табибка мөрәҗәгать итү һәм барлык киңәшләрне үтәү, даруларны кабул итүне калдырмау, диспансерлаштыру бик мөһим.