Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы үз эшен башлады.
Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
KazanForum 2023 мәйданчыкларында бүген Татарстан медицина хезмәткәрләре эшли. Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк территориясендә уза торган форум кысаларындагы чараларны медицина белән тәэмин итүне Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы белгечләре башкара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина пунктына мөрәҗәгать итүчеләрне тикшерү шәригать каноннары буенча үткәрелә, массакүләм чараны медицина белән тәэмин итүнең бурычы - кичектергесез ярдәм күрсәтү. Кирәк булганда, республиканың әйдәп баручы клиникалары стационар ярдәм күрсәтергә әзер. Һәр медицина учреждениесендә намаз бүлмәләре бар. Барлык медицина ярдәме хәләл стандартлары буенча күрсәтелә.
.jpg)
.jpg)