Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр медицина учреждениеләренә бушлай китерү хезмәтеннән файдалануны дәвам итәләр.
16 майда фельдшер Лилия Садыйкова Нурлат участок хастаханәсенә Муллаиле һәм Зур Өтәк авылларыннан 65+ яшьтәге 10 кешене диспансерлаштыруга җибәргән.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә илтү өчен махсус транспорт «Демография» милли проектын, «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль яклау тарафыннан бушлай бүлеп бирелә.