Балтач районында милли проект буенча ФАП төзелә

2023 елның 19 мае, җомга

Балтач районының Иске Көшкәт авылында модульле ФАП каркасын монтажлау төгәлләнде. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла.

Төзелеш тәмамлангач, ФАП яңа җиһазлар белән комплектланачак. Яңа бина авыл халкына беренчел ярдәм күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга, медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Иске Көшкәт ФАП 150 кешелек халыкка хезмәт күрсәтә.

Үзәк район хастаханәсеннән ераклыгы 16 км, Яңгул табиб амбулаториясеннән 6 км.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International