Тукай РҮХ хезмәткәрләре "Сәламәтлек-2023" зона ярышларында лаеклы чыгыш ясады

2023 елның 19 мае, җомга

Тукай үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре "Сәламәтлек-2023" медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабында җиңү яулады.

Мамадышта 7 спорт төре буенча спорт чарасында район үзәк хастаханәләренең биш районы: Теләче, Тукай, Мамадыш, Менделеевск һәм Агерҗе районнары катнашты.

Тукай РҮХ гомумкоманда зачетында 4 нче урынны алды.

Хатын-кызлар аркан тарту командасы 1 урынны яулады !

Волейбол буенча хатын-кызлар командасы 2 урынга лаеклы булды.

Өстәл теннисы буенча җиңүгә процедура кабинеты шәфкать туташы Вахитова Зөлфирә, 2 урынга техник Әхмәтҗанов Инсаф иреште.

Фәрдиева Миләүшә - Куады авылы ФАП мөдире-бадминтон буенча ярышлар нәтиҗәләре буенча 3 урынга лаек булды.

Табиб-эпидемиолог Вдовин Сергей шахмат буенча ярышларда 3 урынга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International