Апас районында илкүләм проект буенча Олы Болгаер ФАП каркасы төзелде

2023 елның 19 мае, җомга

Апас муниципаль районының Олы Болгаер авылында "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Бүгенге көндә объектта бинаның каркасын, сэндвич-панель стеналарын төзү буенча эшләр башкарылган, түбә ябылган, пластик тәрәзәләр куелган һәм бизәү эшләре башланган. ФАП 160 кешегә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International