Балык Бистәсе муниципаль районында Корноухово авылында ФАП төзелә башлады. Модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
ФАП төзелеше физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит оештыру таләпләрен исәпкә алып башкарыла. Хәзерге вакытта төзүчеләр бизәү эшләренә кереште.