ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе белгечләре «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы эшендә катнашты. «Ана һәм бала сәламәтлеген саклау» секциясе эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
Мөселман дөньясы илләрендә ана, балалар һәм репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре аеруча актуаль, чөнки кайбер илләрдә туучылар саны югары, медицина ярдәме сыйфаты һәм мөмкинлеге тигез түгел. Россия Федерациясендә һәм, аерым алганда, Татарстанда сабыйлар һәм аналар үлемен киметүдә, репродуктив сәламәтлекне саклауда билгеле бер уңышларга ирешелде.
Республиканың әйдәп баручы белгечләре бу өлкәдә уңай тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Шулай ук KazanForum 2023 халыкара форумының икенче көнендә Татарстанның БРКХ һәм Үзбәкстан Республикасы балалар медицина учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.