«Ел табибы — Ак чәчәкләр 2023» конкурсы номинантлары өчен интернет тавыш бирү башланды

2023 елның 19 мае, җомга

«Ел табибы — Ак чәчәкләр 2023» конкурсы номинантлары өчен тавыш бирү башланды!

Тавыш бирүдә түбәндәге номинацияләр катнаша:

"Ел табибы",
"Беренчел звеноның иң яхшы табибы"
"Елның иң яхшы медицина хезмәткәре",
"Уникаль очрак".

Республиканың иң яхшы медицина хезмәткәрләренең казанышлары һәм клиник практиканың уникаль очраклары белән танышырга, теге яки бу номинант өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин: https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2023.htm.

Сезнең тавышыгыз бик мөһим! Тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан җиңүчене сайлаганда исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International