Чаллыда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2023»зона спартакиадасы узды.
Быел ярышларның арадаш этабын оештыручы һәм катнашучы хокукларында Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә медицина оешмаларыннан спортчыларны кабул итте. Җиңүче кубогы һәм ярышларның республика этабында катнашу хокукы өчен барлыгы 200гә якын Сәламәтлек саклау хезмәткәре көрәшергә килгән.