Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган акция кысаларында республикада киң масштаблы чаралар узды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

19 май СПИД үзәгендә һәм аның филиалларында Ачык ишекләр көне дип игълан ителде, аның кысаларында теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә тикшерү үтә һәм белгечләр консультацияләре ала алды.

СПИД Үзәге хезмәткәрләре тарафыннан бөтен республика буенча ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестинг мобиль пунктлары эше оештырылды: шәһәр паркларында, ЗАГС бүлекчәләрендә, мәшгульлек үзәкләрендә, сәүдә үзәкләрендә, шулай ук урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә тикшерү үтә һәм белгечләр консультацияләре ала алды.

СПИД үзәге үткәргән акцияләр вакытында ВИЧ-статусын 700гә якын кеше белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International