Түбән Кама медицина көллиятендә Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуга баш табиб Алексей Толстиков һәм баш шәфкать туташы Илсөяр Мотыгуллина килде.
Мондый чаралар һөнәри юнәлеш бирү һәм студентларның хезмәт мәшгульлегенә һәм аларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү программасы кысаларында ел саен үткәрелә.