Казанда гипертониягә каршы көрәш көненә багышланган акция узды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Казанның Җиңү проспектында эре сәүдә үзәкләренең берсендә  Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көненә багышланган профилактик акция узды.

Акциягә килүчеләргә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибларына хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау, сәламәт туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы буенча консультацияләр бирелде, кандагы глюкоза һәм холестеринны билгеләүгә экспресс-анализлар, биоимпедансометрия үткәрелде, шулай ук чакырылган флеболог тарафыннан аяк тамырларын ультратавыш тикшерүе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International