Түбән Кама Балалар шәһәр хастаханәсе табиблары пациентлар белән ВИЧ/СПИД темасына сөйләште

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Ел саен майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне уза.
Бүген Түбән Кама Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе  медицина-социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Солнечная" ("Кояшлы") балалар поликлиникасына килүчеләр белән әңгәмә корды. Медицина хезмәткәрләре СПИД авыруын китереп чыгаручы ВИЧ-инфекция, инфекциянең ничек килеп чыгуы, авыруның ничек чагылуы, профилактика чаралары турында сөйләде. Мәгълүматны үзләштерү уңайлылыгы өчен, кунакларга бу темага брошюралар һәм белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International