Бүген иртән эшлекле дүшәмбе алдыннан Түбән Кама администрациясендә шәһәр һәм район җитәкчеләре, муниципалитет хезмәткәрләре диспансерлаштыру үтә алды.
Шәһәр Башкарма комитетында күчмә диспансеризация дүшәмбе көннәрендә, өч атна дәвамында үткәреләчәк. Бүгенге көндә 60 кеше тикшерелгән.
Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру өчен шикаятьләр һәм симптомнар кирәкми, бары тик сезнең сәламәтлек турында кайгырту теләгегез һәм ОМС полисы гына кирәк. Яшәү урыны буенча поликлиникада тикшерү узыгыз.
Тикшерүләргә РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында, 24-40-03 телефоны буенча, шулай ук поликлиника холлларында урнашкан терминаллар аша язылырга мөмкин.
Халыкны профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру белән колачлау "Сәламәтлек саклау" милли проектның төп юнәлешләренең берсе