22 майда йомгаклау медицина советын уздыру кысаларында Сарман үзәк район хастаханәсе эше белән ТР сәламәтлек саклау министры танышты. Марсель Миңнуллин стационар бүлекчәләрен карады, 2023 елга перспективалы планнар белән танышты, учреждениенең күренекле медицина хезмәткәрләрен бүләкләүдә катнашты.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, медицина советында чыгыш ясап, коллективның җайга салынган эшен югары бәяләде, районда яшәүчеләрнең барысыннан да медицина персоналына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
.jpg)