Яшел Үзән районының Садовый бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырыла башлады.
Модульләрне бистәгә алып килеп, бер көн эчендә җыялар. Монтажлау дәвам итә. Алда биналарны эчке бизәү, коммуникацияләрне тоташтыру, җиһазлар белән тәэмин итү буенча эшләр бара.
Садовый бистәсендә 300 кеше яши. Модульле ФАП файдалануга тапшырылгач, медицина ярдәме күрсәтү шартлары шактый яхшырачак. Фельдшер - Лариса Королькова.
ФАП төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.