Азнакай үзәк район хастаханәсенең Әгер фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт тәмамлануга якынлаша, ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына үткәрелә.
- 42 ел фельдшер булып эшләгәннән соң, мондый яхшы, сыйфатлы ремонтны күргәнем булмады, - дип шатлыгын уртаклашты медпункт мөдире Альбина Якупова.