Лениногорск үзәк район хастаханәсенең Мордва Кармалка ФАП каркасы әзер. Фельдшер-акушерлык пунктын төзү "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды. Модульле ФАП авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барысын да күздә тоткан иркен бинадан гыйбарәт.
Бүгенге көндә бинаның каркасы җыелган, түбә эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта электр үткәргечләре һәм коммуникацияләр үткәрелә.
Мордва Кармалкасындагы фельдшер-акушерлык пункты 300 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 11е балалар. Медпунктны фельдшер Гөлнара Исламовна җитәкли.