25 май – Бөтендөнья калкансыман биз көне

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Ел саен 25 майда Бөтендөнья калкансыман биз көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты - калкансыман авырулар белән бәйле проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, профилактика, диагностика һәм дәвалау ысуллары турында мәгълүмат бирү.

Калкансыман биз муенның алгы өслегендә урнашкан һәм матдәләр алмашын стимуллаштыручы, баш мие, йөрәк һәм мускуллар эшен, шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты, репродуктив һәм иммун системалары эшен булышучы берничә мөһим гормонны синтезлый.

Калкансыман бизнең барлык патологияләре дә сиздермичә башлана һәм озак вакыт бернинди симптомнарсыз уза.

Төп симптомнары:

- хроник ару;

- мускулларның зәгыйфьлеге;

- чәч коелу;

- шешенү;

- регуляр булмаган күрем циклы;

- еш салкын тию, гөмбә һәм бактерия инфекцияләре;

- колакларда тавыш һәм баш әйләнү белән тимер җитмәү анемиясе;

- артык авырлык;

- интеллектның кимүе.

Профилактикасы

Йод җитмәү барлык калкансыман авыруларның 90% сәбәбе. Аларны кисәтү авыр түгел - кешегә организмга көн саен кирәкле күләмдә йод кертүне тәэмин итәргә кирәк.

Йодка көндәлек физиологик ихтыяҗ:

• 90 мкг — 5 яшькә кадәрге балалар өчен;

• 120 мкг — 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен;

• 150мкг — яшүсмерләр һәм олылар өчен;

• 200 мкг — йөкле һәм имезүче хатын-кызлар өчен.

Йодның чыганаклары булып диңгез продуктлары хезмәт итә: диңгез кәбестәсе, кальмарлар, треска бавыры, диңгез балыгы, креветкалар. Бераз йод без бәрәңге, суган, алма белән бергә керә. Йод белән махсус баетылган ризыкларга азык-төлек йодланган тоз, сөт һәм сөт продуктлары (йогурт һәм сыр), икмәк һәм ярмалар керә.

Кайбер төркемнәрдә (авырлылык, имезү, 2 яшькә кадәрге балалар) йод профилактикасы үткәрү киңәш ителә. Бу табиб билгеләве буенча йодның физиологик дозасын үз эченә алган фармакологик препаратларны (азыкка биодобавкалар түгел) кабул итү юлы белән башкарыла.

Бүгенге көндә калкансыман авыруларның күпчелеге дәвалана, ә кайбер очракларда кисәтелә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International