Медицина хезмәткәрләре өчен семинарда тәмәке һәм электрон тәмәкеләрнең зыяны, шулай ук кеше организмында йодның роле турында сөйләделәр

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы Казан медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы семинар узды. Бу юлы ул онлайн форматта узды һәм Бөтендөнья калкансыман биз көненә һәм Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган иде. Бу уңайдан докладлар белән баш штаттан тыш белгеч — ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар табибы психиатр-наркологы Степан Криницкий, табиб-эндокринолог Лилия Орлова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International