Балалар белән сәламәтлек турында сөйләшү

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

29 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Теләче районының Олы Мәтәскә авылы балалары өчен «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән чара узды.

Олы Мәтәскә фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Мөслимә Камалиева балалар белән саф һавада иртәнге зарядка оештырды. Медицина хезмәткәре кечкенә дуслары белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International