67 яшьлек ир-ат 6 ел элек күрү сәләтен югалта, авыр авырулар белән көрәшүен дәвам итсә дә, йөри алмый иде. Ир-ат сүзләренчә, бердәнбер шатлыгы - хатынының тавышы була. Ул тормыш иптәшенең йөзен кабат күрергә һәм яраткан китапларын кабат укырга тели иде.
Офтальмология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Эльмира Шәрипова пациентның сирәк очрый торган Гийена-Барре синдромы белән интегүе, иммун системасының нерв очларын зарарлануы турында сөйләде. Моннан тыш, ир-атның сул ягында бит нервысы параличланган, авыз куышлыгында яман шешне алып ташлау буенча операция ясалган булган. Сул күзне йомып булмый, аңа операция ясарга ярамаган. Күрү сәләтен бары тик уң күзгә генә кайтарырга мөмкин иде. Аның өчен 5нче шәһәр хастаханәсенең табиб-офтальмологлары алына.
- Пациент ятып кына тора, шуңа күрә ярыклы лампа ярдәмендә тикшерү, катарактаның торышын бәяләү (өзлегүләр бармы) һәм ул утыра алмаганга күрә күз ясмыгы сайлап алу мөмкин түгел иде диярлек. Без бу операцияне ясау өчен зәркән диагностика эшен башкардык. Кысылган нерв аркасында пациентның башын бер урында тоту кыен иде, ләкин безнең офтальмология командасы моны эшли алды, - дип уртаклашты Эльмира Гомәр кызы.
Менә бу катлаулы операция үтте. Аны ике офтальмохирург Эльмира Гомәр кызы Шәрипова һәм Тамара Михайловна Голованова үткәрә. Табиблар уйлаганча, аларга каймыккан тыгыз кара күз ясмыгы белән эш итәргә туры килгән, шуның нәтиҗәсендә пациент тулысынча сукырайган булган да.
2 көннән соң ул хатыны һәм табибларының елмаюларын күрә, аларны кочаклап ала һәм яңадан күрү сәләте өчен чын күңелдән рәхмәт әйтә. Һәм, әлбәттә, шунда ук яраткан китапларын алып килүен сораган.