Балаларны яклау көне алдыннан Чирмешән үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы балалар өчен күңелле сюрприз оештырылды. Яшь пациентларга күңелле куян килеп, балалар белән истәлекле фотоларга төште. Аларның һәрберсенә күңелле куян тизрәк савыгуын теләде һәм бүләкләр — төсле шарлар һәм төсле карандашлар бирде.
"Бу җәйнең барлык балалар өчен дә имин булуын, балаларның бала булып калуын, ә без, өлкәннәр, аларның сәламәт һәм бәхетле булуларын телибез", — диде Чирмешән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Лилия Шамил кызы Мортазина.