Тәхаутдинов Шамил Касыйм улы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Казан Республика балалар клиник хастаханәсендә инде 43 ел уникаль белгеч — балалар урологы, хирург Шамил Тәхаутдинов эшли. 26 ел ул БРКХның урология бүлеген җитәкли, хәзер кечкенә яшьтәге балалар хирургиясе бүлегендә эшли, яңа туган балаларның бөерләре һәм башка сидек-җенес органнары системасы органнарының катлаулы патологияләрен төзәтә. Тәхаутдиновка бөтен Россиядән операциягә баралар. Аның шәкертләре арасында Татарстанның үзәк район хастаханәләреннән хирурглар да, Мәскәү профессорлары да бар.

Аның турында республикадан читтә дә беләләр - катлаулы операцияләргә Тәхаутдиновка Себердән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Россиянең күрше өлкәләреннән һәм республикаларыннан  киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International