Кама балалар медицина үзәгендә яшь пациентларга хастаханә клоуннары килде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Балаларны яклау көне алдыннан Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә күңел ачу программасы үтте.

Бәйрәм мохитен «Союз добрых сердец» хәйрия оешмасы клоуннары булдырды.

Клоуннар белән очрашу неврология һәм нефрология бүлекләре пациентлары өчен зур сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International