Татарстанның шифаханәләре турында Хабаровскида сөйләделәр

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

"Татарстан шифаханәләре" Республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе ХХ Бөтенроссия "Здравница" форумында катнашты. Форум Хабаровскида 31 майдан 2 июньгә кадәр уза.

Хабаровск крае губернаторы Михаил Владимирович Дегтярев Татарстанның туристлар җәлеп итүчәнлеген, шул исәптән шифаханәләрнең дә, шулай ук күргәзмә стендының матур бизәлешен билгеләп үтте.

Губернатор Рәис Миңнеханов Рөстәм Нургали улына сәлам тапшырды һәм туры авиарейс булмау белән бәйле Татарстан һәм Хабаровск крае халкының сәяхәте өчен катлаулы логистикага игътибар итте. Әмма ул бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итә.

Форумда шифаханә вәкилләре күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан шифаханәләрендә ял итү һәм сәламәтләндерү мөмкинлекләре, табигый-дәвалау факторлары һәм республикада сәламәтләндерү һәм реабилитацияләүнең башка ысуллары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International