31 майда Тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Бөтендөнья тәмәке төтене булмаган көнгә багышланган чараны Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең медицина-социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде. Түбән Кама күп профильле көллиятенең 1 курс студентлары белән интерактив дәрес "Солнечная" балалар поликлиникасы янындагы мәйданчыкта узды. Балаларга шарны тирән сулыш алганнан соң бер сулыш белән кабартырга, шуның белән үпкә күләмен үлчәргә тәкъдим иттеләр. Аннары бергә күңелле гимнастика үткәрделәр.