Реанимациягә бер адым

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Әнисе ашарга әзерләгән чакта, ике яшьлек әнисенең таблеткаларын капкан. Әнисе әйтүенчә, барысы да бик тиз булды. Ул бүлмәгә кергәндә, улы кулында тынычландыручы даруларның кабын тоткан. Бер капта таблеткаларның яртысыннан артыгы җитми иде. Хатын шунда ук ашыгыч ярдәм чакыра.

Фельдшерлар Анастасия Холкина һәм Марина Петрова бригадасы килгән вакытта малай яртылаш аңсыз хәлдә, артериаль басымы төшкән була. Фельдшерлар аның ашказанын юып, детоксикация чаралары бирә. Гемодинамиканы тотрыклыландырып, баланы Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә алып килә. Бүген яшь тикшеренүче исән-сау, сәламәт һәм өйгә җибәрелгән.

Табиблар исә ата-аналарга шуны искә төшерә: балаларны бүлмәдә озак вакыт караучысыз калдырырга ярамый! Барлык даруларны да балалар ала алмаслык урында сакларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International