Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары Халыкара балаларны яклау көнендә балалар бүлекләре пациентлары өчен бәйрәм оештырды. Медицина хезмәткәрләре клоуннар образында бүлекләр буйлап йөрде һәм балаларга буяулар һәм дәфтәрләр бүләк итте. Балалар мондый бәйрәмгә шат булды. Яхшы кәеф – сәламәтләнүгә нигез.