Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, үзәк район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хастаханәнең стационар бүлекчәләрендәге кечкенә пациентларны Халыкара балаларны яклау көне белән котладылар.
Ильяс Исмәгыйль улы балаларга тизрәк савыгу, күңелле каникуллар, яхшы кәеф һәм яңа ачышлар теләде. Кунаклар балаларга тәм-томнар өләште.
Шулай ук балаларны яклау көне алдыннан район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ел саен ятим балаларны, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шул исәптән тәрбиягә алынган балаларны профилактик тикшерү үткәрелә. Балалар кирәкле тикшерүләр, тар белгечләр, педиатрлар тикшерүен үтәләр.