Алабуга РҮХ хезмәткәрләре педиатрия бүлегенең кечкенә пациентларына чын бәйрәм бүләк иттеләр. Балалар һәм өлкәннәр асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр, сабын куыклары җибәрделәр һәм шарлар белән уйнадылар. Бәйрәм уңаеннан барлык сабыйлар да киләчәк иҗат өчен бүләкләр (пластилин, карандашлар, фломастерлар, альбомнар)алдылар.