Мамадышта педиатрия бүлеге пациентларын котладылар

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көнендә Мамадыш үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле сюрприз булды. Баш табиб Руслан Гарипов яшь пациентлар янына килде, алар һәм яшь әниләр белән дөрес туклануның, сәламәтлекне ныгытуның һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның, гаилә институтын үстерүнең һәм тууны арттыруның мөһимлеге турында сөйләште. Руслан Заһир улы дүрт бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International