Хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга җәйдә ничек дөрес ашарга

2023 елның 2 июне, җомга

Эссе җәйгә хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга әзерләнергә кирәк бу хакта шәһәрнең 5 нче хастаханәсендә Сәламәтлек мәктәбенең икенче дәресендә сөйләделәр.
Табиб-кардиолог Альбина Башарова:
- Хроник йөрәк җитешсезлеге белән туклану вак булырга, көн саен 5 порция җиләк - җимеш һәм яшелчәдән торырга тиеш, - дип сөйләде тәҗрибәле табиб. - Бер порциягә, мәсәлән, 1 алма, банан, груша, 1 аш кашыгы киптерелгән җиләк-җимеш, 3 аш кашыгы яшелчәләр керә ала. Бәрәңге монда керми, чөнки анда крахмал күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International