Татарстан табиблары пассажирны самолетта коткарды

2023 елның 2 июне, җомга

2 июньдә төнлә Мәскәүдән Казанга очу вакытында пассажирның хәле кинәт начарлана. Ул аңын югалта башлый, көзән җыеру синдромы барлыкка килә, кан басым кискен төшә. Стюардесса пассажирлар арасында табиблар юкмы дип сорый.

Бәхеткә, нәкъ менә шушы рейс белән медицина конференциясеннән Татарстан табиблары: Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы Фәтхуллина Фиса Сергеевна, Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе УЗИ табиблары Назмутдинова Валерия Юрьевна һәм Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе табиблары Баязова Наталья Илнасовна өйгә кайта торган була.

Табиблар пациентны аңына китерә, ул табибларга җитди авырулары барлыгын һәм йөклелекнең беренче триместрында булуын хәбәр итә. Белгечләр авыруның хәлен тотрыклы итә ала. Самолет Түбән Новгородта ашыгыч рәвештә төшә, һәм пациент ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International