Кинәт бала үлеме синдромы (СДВС) – беренче елгы баланың йокыда көтелмәгән үлеменә карата кулланыла торган төшенчә. Ул 100 000 яңа туган сабыйның 25енә кагыла. Күпчелек очракта синдромнан 2-4 айлык сабыйлар үлә.
Медицина фәннәре кандидаты Галина Кулакова Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-педиатрларына, неонатологларына һәм реаниматологларына СДВСның төп сәбәпләре, куркыныч факторлары һәм профилактик чаралар турында сөйләде.