180 нче күп профильле полилингваль гимназиядә лагерьда ял итүче кече сыйныф укучылары өчен интерактив әкият "Некурин әфәнде маҗаралары" узды. Аны республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина һәм Казан дәүләт медицина университетының «Волонтер-медиклар» волонтер-медиклары үткәрде.