Бүген Чаллы белгечләре простата бизенең мультифокаль биопсиясен һәм күкрәк бизенең трепан-биопсиясен үткәрү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Республика клиник онкология диспансеры филиалының 9 нчы көндезге стационар мөдире Виталий Любов Түбән Кама үзәк хастаханәсе урологларына һәм онкологларына әлеге процедураларны үткәрү техникасын күрсәтте.